Әкияти калейдоскоп.

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

16 сентябрь көнне Үзәк китапханә 7 нче мәктәпнең өченче сыйныф укучылары өчен рус халык әкиятләре буенча «Әкияти калейдоскоп» күңел ачу уены үткәрде.

Балалар табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр буенча әкиятләрнең исемнәрен атадылар, әкият геройларын һәм тылсымлы әфсеннәр турында искә төшерделәр, күңелле бармак гимнастикасын өйрәнделәр. Әкияти сәяхәтнең йомгаклау өлеше булып «Кот Котофеевич» мультфильмы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International