“Яхшы эшләр кылырга ашык" дип исемләнгән көзге утырышлар

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Соңгы җылы көннәрдә Яңа Кокшан авылы китапханәчесе һәм клуб мөдире пенсионерлар өчен чәй өстәле оештырдылар.

Хатын-кызлар турында шигырьләр укыдылар. Кызыксындырган темаларга сөйләштеләр, кышка әзерләнүнең рецептлары белән уртаклаштылар. Самавырдан чәй искиткеч атмосфера тудырырга ярдәм итте. Кичәдән соң китапханәче һәм Яңа Кокшан авылы клубы мөдире чарага килә алмый торган әбигә бардылар. Аңа чәйгә тәм-томнар алып килделәр, фоторәсемнәр күрсәттеләр һәм шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International