16 сентябрь көнне Тихоново авыл китапханәсендә «Планетаның зәңгәр күзләре» дигән экологик сәгать бик кызыклы һәм файдалы үтте. Чарада химия, география һәм биология күзлегеннән карап су турында сөйләштеләр. Хикәя «Су турында искиткеч 10 факт» дигән видеороликлар белән тулыландырылды. Балаларның табигый байлык буларак су турында белемнәрен киңәйтү максатыннан «Су, бөтен җирдә су» дигән әдәби уен-викторина үткәрелде. Кереш әңгәмә барышында балалар: «Җирдә нәрсә күбрәк: сумы, әллә коры җирме? Җирдә нинди су күбрәк: төче, тозлымы? Диңгез суы төчеме яки тозлымы?”, - дигән сорауларга җаваплар алдылар. Балаларга уңайлы формада диңгез һәм океаннар, су асты елгалары, сулыкларда һәм Төньяк полюста яшәүче балыклар һәм хайваннар турында сөйләнелде. Кызыклы сөйләү презентация белән үрелеп барды. Шулай ук сазлык, бака һәм башка су-сазлык җирләрендә яшәүчеләр белән бәйле әкиятләрне искә төшерделәр.
Балалар күп кенә су серләрен ачарга тырыштылар һәм аның турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр; бөтен планетабыз өчен суның әһәмияте, һәр кешенең тормышында аның роле һәм без барыбыз да җиребезнең су байлыкларын сакларга тиешлегенә тагын бер кат инандылар.
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)