
Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
Шәһәр һәм районның оператив хәле турында Менделеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Егоров Иван Владимирович сөйләде.
Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка чаралар турында – МР Советы Аппараты җитәкчесе Искәндәрев Роберт Ринат улы чыгыш ясады.
«Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең 2018 һәм 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге турында «Химик» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Талыпова Әлфия Алмаз кызы хисап тотты.
Менделеевск муниципаль районында 2019 елның көзге чорында Өлкәннәр айлыгы кысаларында үткәрелә торган чараларны тормышка ашыруның барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәфәргалин Айдар Нәгыйм улы сөйләде.
«Татарстан кроссы – 2019» спорт чарасын үткәрү турында «Форпост» үзәге директоры Әкбәров Илнур Нурулла улы чыгыш ясады.
(1).jpg)
(1).jpg)