"Менделеевск - Химиклар һәм мастерлар шәһәре" III Республика фестивале кысаларында фәнни-танып белү квесты призерларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүче командаларга туган якны өйрәнү музее бүләкләр әзерләгән иде.
Исегезгә төшерәбез, 1нче урынны 2нче урта мәктәп командасы алды һәм "Самолет" батут үзәгенә лимитсыз бару өчен сертификат белән бүләкләнделәр.
2 урынны 3нче мәктәп командасы яулады. "Юность" кинотеатрында кино сеансын коллектив белән карау өчен сертификат белән бүләкләнделәр.
3 урынга 4нче мәктәп командасы лаек булды. Дипломнан тыш, алар "Айсберг" Боз сараена команда белән бару өчен сертификат белән бүләкләнделәр.
Чараның партнеры - "Аммоний" АҖ барлык җиңүчеләргә дә бүләккә сувенирлар бирде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)