13 нче сентябрь көнне Сәйтәк авылы клубы Гаилә белән аралашу көне уңаеннан « Гаилә байлыклары” исемле квест-уен оештырды. Уен кече яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уздырылды. Балалар әниләре белән бергә авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. әзерләгән биремнәрне үтәделәр. Бергәләшеп табышмакларга җаваплар әйттеләр, пазл җыйдылар, әкиятләрне искә төшерделәр..Үзләренең юл кагыйдәләрен ничек үтәүләрен күрсәттеләр.Чара күңелле музыкаль уеннар белән аралашып барды. Барлык биремнәрне дә тырышып үтәп, катнашучылар гаиләләренең дус тату икәнлеген яңадан бер кат исбат иттеләр. Чара азагында татлы призларга лаек булдылар.
.jpg)
.jpg)

