Бүген хакимияттә Менделеевск муниципаль районы Советының утызынчы утырышы һәм Менделеевск муниципаль районы Советының кырык икенче утырышы узды.
Утырышта район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, ТҖҮ җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы шәһәр Советы сессиясендә түбәндәге сораулар каралды:
1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставын раслау турында.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:
1. «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын раслау турында
2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының 2019 елның 5 февралендәге 185 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының 2016 елның 11 октябрендәге 78 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
4. Түләүсез файдалануга бина бирү турында
5. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының 2015 елның 27 октябрендә кабул ителгән 18 номерлы «Менделеевск муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасын раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү турында.
(1).jpg)
(2).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)