«Химик» спорт-сәламәтләндерү комплексында пауэрлифтинг буенча шәхси-команда беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 10 шәһәреннән 133 спортчы катнашты.
Нәтиҗәләр:
Яшүсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча ТР Беренчелегенең команда зачеты: классик штанга күтәрү:
1 урын - Яр Чаллы
2 урын - Баулы
3 урын - Менделеевск
Пауэрлифтинг буенча ТР чемпионатының команда зачеты.
ирләр арасында:
1 урын - Яшел Үзән
2 урын - Яр Чаллы
3 урын - Казан (МСК Юниор)
ир-атлар арасында классик штанга күтәрү:
1 урын - Бөгелмә
2 урын - Алабуга
3 урын - Казан (МСК Юниор)
хатын-кызлар арасында классик штанга күтәрү:
1 урын - Яр Чаллы
2 урын - Түбән Кама
3 урын - Алабуга
хатын-кызлар арасында штанга күтәрү:
1 урын - Яр Чаллы
2 урын - Яшел Үзән
Пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм чемпионатында спортчыларның чыгышлары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы формалаштырылды.