“Минем мәдәни көндәлегем” дигән мәдәни дәрес

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

16 сентябрь көнне Песәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Балалар өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" республика проекты кысаларында "Минем мәдәни көндәлек" дигән мәдәни дәрес үткәрелде.

Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия укучыларга Татарстан Республикасының төп мәдәният учреждениеләре: театрлар, һәйкәлләр, музейлар турында сөйләде, танылган композиторлар, шагыйрьләр, язучылар белән таныштырды. Аннан соң көндәлекне ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген сөйләде һәм балаларга проектта актив катнашуларын теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International