Яңа чаңгы базасына Экскурсия.

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

16 сентябрь көнне "Полянка" һәм "Лесное озеро" мәктәпкәчә белем бирү төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар, ФК инструкторы Эльфрида Матвеевна җитәкчелегендә яңа чаңгы базасында булдылар. Балаларны чаңгы ярышлары буенча тренер Н.Г. Вотяков бик җылы каршы алды. Ул аларга чаңгы һәм чаңгы ярышлары турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Балалар базаның яңа җиһазларын бик теләп карадылар. Шулай ук алар гаражда да булдылар, зур соклану белән кар чанасын да карадылар. Чаңгы эшкәртү бүлмәсендә булдылар. Аннары тренер балаларны агачлыкка алып барды, анда кышын яктыртылган чаңгы юлы сузыла,  алар барысы бергә 600 метр дистанцияне уздылар. Балаларга Экскурсия бик ошады. Николай Гаврил улына хезмәттәшлек өчен, ә район җитәкчелегенә яңа чаңгы базасы өчен рәхмәт белдерәбез. Экскурсиядән соң күп кенә балалар чаңгы ярышлары белән шөгыльләнергә теләк белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International