18 нче сентябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә татар язучысы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Батырлар җыр көтә “ дип аталган әдәби уку үткәрелде.
Китапханәче китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, күргәзмәгә куелган китаплардагы әсәрләрнең кыскача эчтәлеген сөйләп китте. Халкыбызның очучы батыр кызлары: Мәгүбә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм башкаларның безнең илгә басып кергән явыз фашистларга каршы аяусыз көрәше сурәтләнгән “Кызлар – йолдызлар” әсәреннән өзек укыдылар һәм китапханәче бу очучы кызларның тормышы турында аерым сөйләп үтте. Шулай ук язучының Казан егете, Казан трамвай паркы эшчесе, Бөек Ватан сугышы елларында зур батырлык күрсәткән, Белоруссия җирендә партизан һәм разведчик булган Иван Кабушкинга, аның көрәштәшләренә багышланган “Кайдан син, Жан?” повестеннән укылган өзек китап укучыларны күзгә яшь китерерлек дәрәҗәдә битараф калдырмады. Әдәби укудан соң китап укучылар ике китапны укырга алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)