14 сентябрь көнне Турай авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Безнең мәдәни мирасыбыз» дип исемләнгән бердәм мәдәни дәрес үткәрелде.
Китапханәче балаларга «Укучының мәдәни көндәлеге», аны тутыру кагыйдәләре, мәдәни учреждениеләрдә булу турында сөйләде. Әти-әниләр белән бергә сайтта теркәлергә, конкурсларда катнашырга киңәш итте. 13 укучыга «Укучының мәдәни көндәлеге»н таратты һәм китапханәгә китаплар өчен ешрак килергә чакырды. Балалар әти-әниләре белән бергә мәдәни проектта актив катнашырлар дип ышанабыз.
(1).jpg)
(1).jpg)
(2).jpg)