Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмә

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан «хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.

Бер үк вакытта шуны да хәбәр итәбез, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 12 000 сум күләмендә билгеләнә.

Шуңа бәйле рәвештә, килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне кертеп)  – юридик зат, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат оештырмыйча, 2019 елның 1 гыйнварыннан, әлеге хезмәткәр тарафыннан әлеге чор эчендә эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән очракта, 12 000 сумнан да ким булмаска тиеш.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан аена 11 280 сум күләмендә).

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткәрләр, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән (хезмәт бурычларын үтәгән), билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан кимрәк булган очракта, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый җавап бирү чараларын күрү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International