Өлкәннәр айлыгы

2019 елның 20 сентябре, җомга

20 нче сентябрь көнне  мәдәният хезмәткәрләре "Өлкәннәр айлыгы" кысаларында Песәй авылындагы иң зур хөрмәткә лаек булган Гыйләҗевлар гаиләсендә  кунакта булдылар. Илгиз абый белән Фәүзия апа 12 баланы дөньяга китереп, аларга белем, тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаткан мактауга лаек булган кешеләр. Аларның тормыш юллары хакында сөйләшеп, хатирәләрне фотосурәтләр аша барлап утырган мизгелдә, уллары Ринат белән оныклары да кайтып төштеләр.Олы кешегә күп кирәкми: без килүгә бер сөенгән булсалар, балалары кайту алар өчен икенче шатлыкка әйләнде. Әлеге матур гаиләнең ишекләрен оәак еллар бәхет җиле генә каксын иде дигән теләктә без алар белән саубуллаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International