19 сентябрь көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Г.Р.Хафизова 7 нче “Алтын балык” бакчасы татар теле тәрбиячесе В.Р.Нуриева белән берлектә “Һөнәрләр илендә” дигән танып белү сәгате үткәрделәр.
Чарада мәктәпкә әзерлек группаларына йөрүче балалар катнашты. (Тәрбиячеләре О.В.Лашманова һәм А.А.Семенова) Китапханәче һөнәр сүзенең мәгънәсен, асылын аңлатты, китап-журналлар белән таныштырды. “Төрле һөнәрләр”, “Кайсы әйбер артык”, “Табылдык әйберләр” уеннары аша, сабыйлар хезмәт төрләре турында якынрак белделәр. Балалар үзләре дә төрле һөнәр әһелләре булып киенеп, яттан шигырьләр сөйләделәр. Ахырда “Бар һөнәрләр дә кирәк, бар һөнәрләр дә мөһим” дигән мультфильм карадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)