21 сентябрдә Тойма авылы китапханәсендә китапханәче Абдулла Алишның туган көненә багышлап, “Әкияткә кунакка” дип исемләнгән әкият кичәче уздырды.
Язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Чарага килгән балалар Абдулла Алишның әкиятләре буенча эшләнгән видео күргәзмә карадылар. «Каз белән Аккош», «Бал корты һәм Шөпшә», «Бикбатыр белән Биккуркак» әкиятләре укылды һәм әңгәмә үткәрелде. Абдулла Алиш әкиятләре батыр, тырыш булырга, ата - аналарны хөрмәт итәргә, хезмәткә өйрәтә, - дип тәмамланды әкият кичәче.
.jpg)