"Менделеевск - Химиклар һәм мастерлар шәһәре"

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

2 нче мәктәп укучылары Кондратенко Диана һәм Мухамадеева Ангелина «Менделеевск-Химиклар һәм мастерлар шәһәре» III Республика фестивале кысаларында үткәрелгән фәнни - танып белү квестында катнаштылар.

Командалар шәһәр буенча тарихи ориентациядә, "Ушков утраулары" буенча квестта ярыштылар һәм видеороликлар, фестиваль турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны безнең укучылар яулады. Алар «Самолет» батут үзәгенә лимитсыз бару өчен дипломнар ,бүләк сертификатлары алдылар.

 

Чараның партнеры «Аммоний» АҖ җиңүчеләргә бүләк сувенирлары тапшырды.

 

Туган якны өйрәнү музеена әлеге конкурсны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International