"Алтын яшьне данлыйбыз"

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Октябрьнең беренче көнендә без йөрәккә якын, кадерле, зирәк кешеләрне - дәүләтебезне үстерүгә зур өлеш керткән һәм бәяләп бетергесез тормыш һәм һөнәри тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырган әби-бабайларны, ата-аналарны, хезмәт ветераннарын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Халыкара өлкәннәр көне-ул безнең ихтирамыбызны, мәхәббәтебезне белдерү һәм өлкән буыннарга җылылык бирү өчен тагын бер форсат.

18 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәге МБУнең матур залында педагогик хезмәт ветераннары Талипова А.А., Ясавеева Т.А., Дудакова Л.П. белән җылы очрашу узды.

Бәйрәм табынында өлкән яшьтәге кешеләр адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Чәй табыны артында безнең пенсионерлар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын җырладылар, фильмнардан канатлы әйтемнәрне искә төшерделәр, биеделәр, вальс биеделәр.

Тантана ахырында узган еллардагы фоторәсемнәр белән видеороликларны карадылар: үзләренең яшьлеген, педагогик эшчәнлеген искә төшерделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Остазларыбы көндәлек мәшәкатьләр турында онытып, күңел биреп, кичәдә бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International