Меңнән артык менделеевлы "Татарстан кроссы-2019"да катнашты

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Менделеевск шәһәрендә гомумреспублика массакүләм ярышлар кысаларында «Татарстан кроссы - 2019» спорт чарасы узды. Спорт бәйрәме төрле яшьтәге меңнән артык йөгереш сөючеләрне җыйды.

Болар - район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, үз коллективлары белән, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре, район мәктәпләре башлыклары һәм спортка битараф булмаган кешеләр иде.

«Татарстан кроссы-2019» йөгерешендә катнашучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде.

Чара чын спорт бәйрәме, патриотизм һәм сәламәт яшәү рәвеше символы булды. Һәркем күтәренке кәеф белән китте. Барлык катнашучыларга магнитлар рәвешендәге истәлекле сувенирлар, ә ярышта җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International