19 сентябрь көнне Иске Гришкино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Өлкәннәр айлыгы уңаеннан "Бигәш" ансамбле ветераннары белән очрашу оештырдылар һәм ике катнашучыны юбилее белән котладылар.
Коллективның иҗади тормышы турында сөйләштеләр, яшь чакларда булган чыгышларны, сәяхәтләрне искә төшерделәр.
Бу чара бик күңелле һәм уңайлы шартларда узды, янып торган күзләр һәм елмаюлар белән бергә барлык катнашучылар да үткән елларга чумдылар.



