
«Өчпочмак трофи» юбилей ярышлары меңнән артык кеше кабул итте.
Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән экипажлар экстремаль маршрутлар узды һәм төп бүләк өчен көрәште. «Супертуризм» номинациясендә Чайковский шәһәре командасы абсолют җиңүче булды, ә Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән Можга шәһәреннән катнашучылар махсус бүләк алды.
Дмитрий Загуменов белән Иван Соловьев «туризм» классында узган ярышларда икенче ел катнаша һәм бу юлы махсусбүләкне алып кайтып киттеләр.