20 сентябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында актив һәм энергияле өлкәннәр өчен ял кичәсе булып узды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучылар өчен совет мультфильмнары мотивлары буенча «Көйне тап» һәм нәфис фильмнар буенча «Кайда логика» конкурсы үткәрделәр. Ә соңыннан ретро-хитлар астында бию кичәсе булды.


