
Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, 2019 елның 24 сентябрендә Менделеевскта күпфатирлы торак йортларда җылылык биреләчәк. Социаль өлкә объектларында - балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында һәм хастаханәләрдә, җылытуны беренче чиратта кабыздылар. Батареялар анда узган атнада ук җылындылар. Узган ел җылыту сезоны бер атнага соңрак башланып китте.