«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр өчен балалар китапханәсе «Үсемлекләр - милләт символлары» әдәби калейдоскобы әзерләде һәм уздырды.
Китапханәче Т.Н. Сырышева һәр илнең үз милли үсемлеге һәм үз милли төсе булуын сөйләде. Үсемлекләрнең күпчелеге аны милли символ итеп сайлаган халык территориясендә үсә. Ул өлешчә мәдәниятне чагылдыра һәм дәүләт тарихы турында сөйли, аны әйләнә-тирә дөньяга тәкъдим итә. Балалар русларның шундый символы - ромашка, татарларда - тюльпан, удмуртларда - купальница (италмас), ә башкортларда - борщевик (курай) һ.б. булуын белделәр. Бүгенге көндә бу үсемлекләрнең һәм чәчәкләрнең кайберләрен бу милләтләрнең гербларында һәм флагларында очратырга мөмкин.
Очрашу барышында балалар үсемлекләр турында белеп кенә калмадылар, шулай ук рәсем дә ясадылар, шигырьләр тыңладылар һәм мультфильмнар карадылар.
(1).jpg)
(2).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)