Сәйтәк авылы клубында Өлкәннәр көне

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

22 нче сентябрь көнне Сәйтәк авылы клубында Өлкәннәр айлыгы кысаларында “Самовар янында” дип исемләнгән  бәйрәм кичәсе булды.

Авыл клубы өлкәннәргә котлаулар белән бергә узешчәннәр концерты, күңелле уеннар тәкъдим итте. Отышлы лоторея да бик күңелле узды. Һәрберсе авыл клубы әзерләгән бүләкләргә лаек булдылар. Өлкәннәр белән бергә җырлар җырлап,  биеп күңел ачтылар. Шулай ук бик кызыксынып клуб эшчәнлеген чагылдырган презентацияны карадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Килгән кунаклар истәлекләр белән уртаклашып куңелле итеп чәй эчтеләр. Кичәне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм “Картаямыни сон йөрәк” исемле күмәк җыр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International