24 нче сентябрь көнне Песәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Көз нигъмәтләре" дигән кичә үткәрделәр. Табигатьтә алтын көз хакимлек иткән вакытта, мәктәп укучылары үзләренең остазлары белән матур күргәзмә шахитлары булдылар. Табигать материаллары, яшелчәләр кулланып ясалган бик матур эшләнмәләрне укучылар кызыксынып күзәттеләр. Бәйрәмгә көз символы булган Сөмбелә исемле матур кыз да кунак булып килде. Балалар өчен оештырылган уеннар, бәйгеләр күтәренке рухта үтте. Бәйрәмдә катнашучы балаларның татлы карбызга сөенүе, мөгаен, кичәнең кульминацион ноктасы булгандыр.



