Сәйтәктә Халыкара тынычлык көне

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

21 сентябрьдә Сөйтәк авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә “Балалар җирдә тынычлык өче!” акциясе үткәрде. Әлеге акциянең максаты: 21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне икәнен балаларга хәбәр итү, 28 ел элек БМО Халыкара тынычлык көне буларак халыкара сугышларны гомуми туктату һәм көч кулланудан баш тарту көне дип игълан итте. Әлеге акция кысаларында авыл клубы мөдире Я.Г.Гыйззәтуллина компьютер презентациясе аша балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. Китапханәче Е.И. Данилова балаларга тынычлык турында шигырьләр укыды. Акция «Һәрвакыт булсын кояш!» җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International