Әлфия Когогина: Дәүләт күп балалы гаиләләргә ипотека өчен түләү белән ярдәм итәчәк

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Инде бүген үк, 25 сентябрьдә күп балалы гражданнар 450 мең сумга кадәр ипотека кредиты өлешен исәптән төшерү турында гариза белән банкларга мөрәҗәгать итә алалар.

«РФ Президенты Владимир Путин ипотека кредитлары түләүче күп балалы гаиләләргә ярдәм итү бурычын куйды. Июнь аенда өченче бала туган яки аннан соңгы балалар туган гаиләләргә ипотека кредитлары буенча бурычларның бер өлешен түләү турында закон кабул ителде. Сентябрь аенда Хөкүмәт күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүгә акча түләү Кагыйдәләрен раслады. Һәм инде бүген үк 2019 елның 1 гыйнварыннан өченче баласы туган гаиләләр шундый ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Ел ахырына кадәр 450 мең сумга кадәр акчаны 10 меңнән артык гаилә алачак», – дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина.

Шул рәвешле, әлеге акчалар ана капиталына өстәмә рәвештә ипотеканы түләүгә юнәлдерелергә мөмкин.

Акча алу өчен банкка ипотека кредитының программа кагыйдәләренә туры килүе турында документлар юлларга кирәк. «ДОМ.РФ» мәгълүматларын тикшергәннән соң, торак өлкәсендә бердәм үсеш институты, ул программаның операторы булып тора, ипотеканы тулысынча яки өлешчә ябу өчен банкка акча күчерә. Бу акчалар төп бурыч буенча бурычларны каплауга юнәлтелә, ә бу сумма 450 мең сумнан ким булса, калган өлеше процентларны каплауга юнәлтелә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International