Сентябрь ае – мәктәпләрдә генә түгел, китапханәләрдә дә актив, кызу чак. Камай авылы китапханәсендә «Китапханә дигән илгә, чыктык сәяхәткә бергә» дигән гадәти булмаган кызыклы китапханә дәрес үткәрелде.
Балалар бик мавыгып китапханә, китап турында белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклашты, үзләренең яраткан әкиятләрен исләренә төшерде, китапханәдәге тәртип кагыйдәләре белән танышты. Хәзер инде укучылар ничек китапханәгә язылырга, абонемент белән уку залының аермасын, китаплар ничек «яшәгәнен» төгәл беләләр. Китапханә – ул сине якты йөз белән каршы алучы, төрле сорауга җавап табарга ярдәм итүче җылы өй.
.jpg)
.jpg)
.jpg)