Бер күрешү  үзе бер гомер

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

 

 

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы  узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Тат тәкәш клуб мөдире Мусина Айгөл  белән “Гөлләрем “ ансабль кызлары  өлкәннәргә күңелле кичә уздырдылар .Кичәбездә “Яшлегем күлмәге”,” Ачы балан “ ,”Ядкәр” җырлары яңгырады ,”Регпалата “ дигән скетч та уйнап  үттек. Бәйрәмебез азагында  әбиләргә, апаларга ,бабайларга тәмле чәйләр эчтеләр.Авылыбының депутаты Кашафутдинов Ильгиз котлап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International