Сәйтәк авылында - мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

27 нче сентябрь- мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне.Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.   “Ләйсән” балалар бакчасының беренче чыгарылыш балалары Миронов Степан һәм Хисамов Данис белән тәрбиячеләре Ефимова Лилия Миннехаматовнаны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп киттеләр.Сәйтәк авылында куп тармаклы үзәктә урнашкан балалар бакчасы әле дурт ел гына эшли. Ләкин инде беренче чыгарылыш балалары да бар. Балалар тәрбиячеләренә рәхмәтләр әйтеп, яңадан яңа уңышлар теләделәр. Бу котлау тәрбияче өчен көтелмәгән дулкынландыргыч сюрприз  булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International