Ижевка мәдәният йортында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Чараны Ижевка авыл җирлеге башкарма комитеты , китапханә , Ижевка МӘДӘНИЯТ йорты оештырды. Бәйрәм өстәле артына 55 һәм аннан да күбрәк яшьтәге 75 кеше җыелды.
Алып баручылар Фәнисә Нургалиева һәм Лилия Вәлиева «Күңелебез һәрчак яшь...» дип исемләнгән матур концерт программасын башлап җибәрделәр, анда алар башкаруында җырлар яңгырады, шулай ук иҗади сәләтләрен кунаклар үзләре дә күрсәттеләр .
Ижевка авыл җирлеге башлыгы Сергеева Н.М. котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Һәр юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Китапханәче Ирина Останина чара дәвамында конкурслар үткәрде, анда барлык кунаклар да актив катнашты. Ә «Иң актив өстәл» бәйгесе бу залда катнашучыларның талантын күрсәтте .

