Иске Гришкино авылында Өлкәннәр көне

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрь көнне Иске Гришкино мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәктәбе, китапханә, балалар бакчасы белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы оештырдылар. Әби-бабайлар өчен мәдәният йортында тәрбияләнүчеләр, "Карамельки" хореография коллективы, вокал триосы: Гвоздь Арина, Сорокина Эвелина, Нәбиева Эльвина һәм Соло номеры белән Виктор Япаев чыгыш ясадылар.

Бәйрәм белән Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галеева Ләйсән Камил кызы, Мәмәк авыл җирлеге башлыгы Валентина Викторовна һәм ветераннар советы вәкиле Сорокина Любовь Ионовна котлады. Концерт тәмамланганнан соң, барлык өлкәннәрне чәй табыны артына чакырдылар.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International