"Мин биредә яшим... монда минем Ватаным" дигән концерт программасы

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрь көнне Ижевка авыл мәдәният йорты иҗат коллективы "Ижминводы" шифаханәсендә ял итүчеләр өчен үз осталыкларын күрсәтте. "Мин биредә яшим... монда минем Ватаным" исемле концертта "Вечерушки" рус җыры ансамбле, "Иж таннары" татар җыры ансамбле, "Конфетти" һәм "Бьюти бомб" балалар бию коллективлары, татар җыр ансамбле солисты Рафис Гыйниятуллин, Азалия Бәйрәмова, Галина Никитина, Людмила Водопьянова, Евгения Тарасова, Фәнис Нургалиева, Лилия Вәлиева, Рәисә Гыйльметдинова һәм шигырь жанры укучысы Николай Щуркин катнашты. Чараны алып баручылар Фәнисә Нургалиева һәм Лилия Вәлиева тамашачыларга кунакчыллыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International