«Елларны санамаучылар өчен»

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрь көнне Тат. Чаллысы авыл китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышланган «Елларны санамаучылар өчен» дигән айлык кысаларындагы чәй эчү мәҗлесе оештырылды.  Очрашуга башкарма комитетның, авыл китапханәсенең һәм мәдәният йортының элеккеге хезмәткәрләре чакырылган иде. Татар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Т.П. Кузнецова, сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм озын гомер теләп, җыелганнарга котлау сүзләре җиткерде. Чәй табыны артында кунаклар бер-берсен котлап кынә калмадылар, сәламәтлек теләделәр, узган елларны искә алып, чын күңелдән җырладылар һәм әңгәмә кордылар. Мондый җылы аралашудан барысы да күңел күтәренкелеге алды.

\

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International