28 нче сентябрь көнне Сәйтәк авылы клубы Бөтендөнья туризм көне уңаеннан балалар өчен “Авылым тарихында-нефть” исемле максатчан экскурсия оештырды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. әнгәмә ярдәмендә балаларның туризм өлкәсендә белемнәрен тикшерде. Походлар, экскурсияләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне, үзең белән нинди кирәк яракларны алырга кирәклеген искә төшерделәр. Соңыннан авыл кырында урнашкан нефтянникларның обилескы янына бардылар. Авыл тарихында нефтьнең нинди урын тотуы турында әнгәмә оештырылды. Бу чара ТАССР 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларныда уздырылды.
