27 нче сентябрьдә Тойма авылы китапханәсендә китапханәче “Иң оста әкият сөйләүче” дип исемләнгән конкурс уздырды.
Укучылар сентябрь ае башында өйләренә әкиятләр китабы алдылар. Үзләренә ошаган бер әкиятне сайлап, оста итеп, хәрәкәтләр белән сөйләргә өйрәнеп килделәр. Балалар татар халык әкиятләрен татар һәм рус телләрендә бик матур итеп сөйләделәр. “Иң оста әкият сөйләүче” исеменә Ямалетдинова Эльмира лаек булды. Ул татар халык әкиятләре “Ак бүре” китабыннан “Туры сөйләгән – котылган, ялганлаган – тотылган” исемле әкиятне сөйләде. Җиңүчене чарада катнашучы балалар үзләре билгеләделәр.
.jpg)