Сак бул, Интернет!

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

30 сентябрь көне Россиядә Интернет көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәчесе Ф. Башарова урта мәктәптә “Сак бул, инетернет!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Бүгенге көндә тормышны интернет һәм кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китереп булмый. Ләкин аннан файдалану кагыйдәләрен, файдалы яклары белән беррәттән зарарлы да икәнен укучылар белә микән соң? Чарада китапханәче менә шулар турында сөйләде. Интернеттан дөрес файдалана белгәндә  бик күп эшләрне тиз арада башкарырга, вакытны янга калдырырга мөмкин. Ләкин шуның белән беррәттән кеше сәламәтлегенә зыян да салырга мөмкин: компьютер каршында озак утырган кеше хәрәкәтләнми, электромагнит нурланыш ала, күзләргә зыян килә,стресс алырга, интернет бәйлелек һ.б. булырга мөмкин. Шуңа күрә интернет белән бәйләнешне чикли белергә дә кирәк. Ни генә дисәк тә, виртуаль тормышка караганда күзгә-күз карап реаль тормышта аралашу күпкә кызыклырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International