
Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
Шәһәр һәм районның оператив хәле турында Менделеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Егоров Иван Владимирович сөйләде.
Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка чаралар турында-Хикматуллина Регина Анатольевна-ММР Советының оештыру бүлеге начальнигы.
2030 ел стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында ММР Башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать бүлеге башлыгы Богатова Лариса Ивановна сөйләде.
Менделеевск муниципаль районында 2019 елның көзге чорында Өлкәннәр айлыгы кысаларындагы чараларны тормышка ашыру барышы турында – Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сафаргалин Айдар Нәгыйм улы.
Менделеевск муниципаль районында экологик өмә үткәрү турында Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Метальников Сергей Владимирович.
(1).jpg)