“Күңел һәм кул иҗаты” күргәзмәсен ачу

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Традиция буенча, өлкәннәрне хөрмәтләү көнендә Халыклар дуслыгы йортында «Талантлы әбиләр» Клубының 5 еллыгына багышланган «Күңел һәм кул иҗаты» дип исемләнгән иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды.

Олы яшьтәгеләр һәм балалар Өлкән яшьтәге кешеләрнең осталыгын бәяләргә җыелды.

Күргәзмәдә бәйрәм концерты (алып баручысы Виктор Никифоров) җылы очрашу атмосферасында дәвам итте. Концерт барышында юбилярларга мәдәният сарае артистлары - Виктор Никифоров, Лира Улько, Инна Килеева, Гүзәл Гатауллина, «Вдохновение» өченче яшьтәге бию сөючеләр клубы тарафыннан әзерләнгән музыкаль бүләкләр тапшырылды. Яшь йолдызчыкның – Гөлназ Сафинаның чыгышы да җыелучыларда шатлык һәм дәрт уятты. Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән вәкилләр чараның кунаклары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International