Бәзәкә авылында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне Бәзәкә авылында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. "Бизәк" бию коллективы һәм авыл активистлары тантана сәбәпчеләренә бүләк итеп концерт программасы әзерләделәр. Концерт программасы дәвамында көчле алкышлар тынмады.

Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына нык сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер теләкләрен ишеттеләр. Шулай ук Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов изге теләкләр белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International