Табигатьтә көз хакимлек иткән мизгелдә, кешелек дөньясы бик матур бәйрәмне билгеләп үтә. Ул- өлкәннәр көне. 2 нче октябрьдә Песәй авылы мәдәният йортына өлкән буын авылдашларыбызны әлеге бәйрәмне билгеләп утәргә чакырдык. Очрашуга Менделеев районы башлыгы урынбасары Галеева Ләйсән Камил кызы, ветераннар советы рәисе Сорокина Любовь Ионовналар да килгән иде. Районыбыз кунаклары һәм Песәй авылы җирлеге башлыгы Мөхәммәтгалиев Вильдан Илсур улы бәйрәм котлауларында өлкәннәргә карата бик җылы сузләр ирештерделәр. Чәй өстәле артында сөйләшү күңелле концерт номерлары белән үрелеп барылды. Залда утыручылар үзләре дә сәхнәгә менеп, матур җырлар башкардылар. Биючебез Фәридә Садреевага кушылып рәхәтләнеп биеделәр. Үзешчәннәр башкарган һәр номер көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Кичәдән һәркем канәгать калды. Юкка гын:" Бер очрашу- үзе бер гомер дип ",- әйтмиләр шул. Ак яулыклы әби-апаларның кабат-кабат әйткән рәхмәте - безнең башкарган эшебезгз зур бәя иде.