Күңел ачу кичәсе "Гомерләрнең һәрбер көне матур, матур итеп яшәлсә"

2019 елның 4 октябре, җомга

 

      1нче октябрьдә Тойма авылы мәдәният йортында клуб мөдире һәм китапханәче белән берлектә өлкәннәр көненә багышлап "Гомерләрнең һәрбер көне матур, матур итеп яшәлсә" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырдылар.                    Яңабирде җирлеге башлыгы Никифоров Е.Н. өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Бәйрәм бик җанлы узды: дәртле биюләр, моңлы җырлар яңгырады.

       Моңлы җырлары белән Мубаракшин Айрат, Сираева Марфуга, Ульданова Гөлсинә, Ямалетдинова Дамира, Шаехова Гүзәлия тамашачыларны шатландырдылар. Күңел ачу кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International