5 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы китапханә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре берлектә үзенең бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге укытучы Ахмадиева Наилә Хуснулаевнаны укытучылар көне уңаеннан бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Китапханәче Сафина А.А. өлкән укытучыга рәхмәт белдереп үзе үстергән гөл һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Балалар укытучыны “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын башкарып һәм укытучыларга багышланган шигырьләр сөйләп котладылар. Ветеран укытучы үзе дә балаларны яхшы укырга, олыларга ихтирамлы булырга өндәп рәхмәт әйтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)