Сезнең өчен яшим җан атып

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

8 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсендә яшь китап укучыларга балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан «Сезнең өчен яшим җан атып» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Бүгенге көндә Рәшит Бәшәрнең балалар һәм яшүсмерләр өчен 15 китабы бар. Бу китаплар балаларда хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Балалар «Нәни кунаклар», «Былбыл оясы», «Йолдызлы тай», «Ачык капка» китапларын кызыксынып карадылар һәм шигырьләрдән өзекләр укыдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International