13 нче октябрь-Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне .
Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләребезнең берсе.Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. хезмәт ветераннарын һәм хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшләүче авылдашларын бәйрәм белән котлап үтте.. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан авылдашларыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз.Һәр чорның үз авырлыгы, үз мәшәкате. Очрашу вакытында бәйрәм белән котлап, һәрберсе белән хезмәтләренең үзенчәлекләре турында әнгәмә корылды. Григорьева Раиса апа, Семенова Пелагия апа нинди шартларда ничек эшләүләре турында сөйләп киттеләр. Пелагия апа узе язып барган хәтер дәфтәреннән һәр авылдашының хезмәт юлы турында сөйләп үтте. Алар һәрберсе авыл клубы тарафыннан үзләренә шушындый ихтибар булуына, күчтәнәчләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.