Икмәк – иң зур байлык

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

18 октябрь  көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова  7нче “Алтын балык” бакчасының татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән берлектә, “Икмәк – иң зур байлык” дигән тематик сәгать уздырды.

          Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар белән икмәк кадере турында әңгәмә корылды. Икмәк өстәлгә килгәнче күпме юл үткәне презентация аша аңлатылды.  Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, китаплар белән таныштылар. 14нче төркемнән Хасанова Элина, Сафина Гөлназ, Козбагаров Эдгар, Мишина Ангелина, Королев Рома Р.Миңнуллинның “Алтын икмәк” шигырен; 13нче төркемнән Бекбутаева Ясминә, Белов Дима, Горшенина Оля, Квят Таисия, Петрова Вика “Икмәк булса” шигырен сөйләделәр.  Иванова Илария белән Рагинов Валера икмәк турында мәкальләр һәм табышмаклар әйттеләр.

Ахырда “Икмәккә баскан кыз” турында мультфильм караусабыйлар өчен бик тә тәрбияви булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International