29 нчы октябрь көнне 1 нче урта мәктәпнең «яшь закон сакчысы» тискәре күренешләрне кисәтү отряды башлангыч сыйныф укучылары өчен профилактик әңгәмәләр үткәрде. Отряд әгъзалары балаларга каникул вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Юл йөрү кагыйдәләренә һәм сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук балаларга 22.00 сәгатьтән өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөрүне тыю турында да тагын бер кат сөйләделәр. 1-4 нче сыйныф укучылары махсус хезмәтләрнең телефоннарын искә төшерделәр. Балаларны социаль педагог А. Г. Максимова Әзерләде.