Ижёвка авылы мәдәният йортында инде сигезенче тапкыр «Мисс-Көз» конкурс – күңел ачу программасы узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 30 октябрендә Ижёвка авылы мәдәният йортында инде сигезенче тапкыр «Мисс-Көз» конкурс – күңел ачу программасы узды.

        Матур көз (Нургалиева Ф. ролендә) әлеге исем өчен көрәшкән 6 катнашучыны сәхнәгә чакырды.

Алып баручылар Самира Вәлиева һәм Сафина Гыйльметдинова конкурс шартлары турында игълан иттеләр һәм һәр конкурста катнашучыга җиңү һәм уңышлар теләделәр.

Катнашучылар «Менә шундый, мин», «Көзге материаллардан эшләнмәләр», «Интеллектуаль», «Миләштән бусалар», «Импровизация» бәйгеләрендә осталыкларын актив күрсәттеләр.

Жюри составына кергән әгъзалары: Ижевка авыл җирлеге башлыгы Сергеева Н.М., авыл китапханәсе мөдире Останина И. М. һәм Гыйниятуллина Ф. Н. кызларга түбәндәге номинацияләрне бирделәр: :

1.Нурисламова Регина «Мисс-Матурлык »

2.Җиһаншина Карина «Гүзәл-Мөлаемлык»

3.Пластинина София «Мисс-Камиллек»

4.Бәйрәмова Азалия « Мисс-Талант»

5.Гатауллина Чулпан «Гүзәл-Сокландыргыч»

 «Мисс – Көз - 2019"  исеменә Зиганшина Камилла лаек булды.

Чара ахырында авыл мәдәният йорты директоры А.М.Затирко барлык конкурсантларга актив катнашканнары һәм әзерлекләре өчен рәхмәт белдерде , Ижевка авыл җирлеге башлыгын Н.М. Сергееваны , китапханәче И. М. Останинаны дипломнар , тәм-томнар һәм бүләкләр тапшыру өчен сәхнәгә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International