Кире кайтарылган исемнәр

2019 елның 1 ноябре, җомга

30 нчы октябрь политик репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсе “Кире кайтарылган исемнәр“ дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.

Китапханәче Сафина А.А. китапханәгә килүчеләрне күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырып, гаепсезгә рәнҗетелеп авырлыклар кичергән һәм үлем җәзасына хөкем ителгән кешеләрнең аяныч язмышы илебез тарихында кара тап булып ятуын әйтте һәм бу китап күргәзмәсе белән танышучылар да мондый афәтләр кабатланмасын дигән теләктә калдылар. Зәй районында туып үсеп репрессиягә дучар ителеп акланган, ләкин озак еллар бу тамга аркасында күп нәрсәдән мәхрүм ителеп яшәгән язучы Гурий Тавлинның “Афәт”роман-трилогиясен китапханәнең даими укучысы Тазова Р. өйгә укырга да  алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International